news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трассада ике җиңел машина кара-каршы бәрелешеп, сигез кеше имгәнгән

Бүген Рус Акташы авылы янында сәгать икеләрдә коточкыч һәлакәт булган.

Трассада ике җиңел машина кара-каршы бәрелешеп, сигез кеше имгәнгән

(Казан, 2 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Трассада ике җиңел машина капма-каршы бәрелешкән. Һәлакәттә сигез кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Авария бүген республиканың Әлмәт районы Рус Акташы авылы тирәсендә сәгать икеләр чамасында булган. Биредә 15нче модельле «Лада» һәм «Лада Гранта» (такси) машиналары капма-каршы бәрелешкән. Бәрелешү бик каты булган, ике автомобиль дә юл читенә чыгып очкан. Машиналар җимерелеп, металл өеменә ошап калган.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәттә сигез кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли, һәлакәт сәбәпләре ачыклана», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100