news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трассада җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән

Авария бүген республиканың Югары Ослан районында булды.

Трассада җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән
очевидцы

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Казан – Ульяновск трассасында җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Бүген республиканың Югары Ослан районында «Газель» вахта микроавтобусы фанера төягән «Скания» фурасына барып бәрелгән. Шуннан автобус «Лада» җиңел машинасына килеп бәрелә.

«Авариядә, ким дигәндә, өч кеше зыян күргән - барысы да микроавтобус пассажирлары. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерделәр», - дип сөйләделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot