Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Трассада бензины беткән машинада калган дүрт хатын-кызны коткарганнар
Әлеге вакыйга бүген иртән Татарстанның Мамадыш районында булган.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан трассасында бензины беткән машинада калып, өшеп утыручы дүрт хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген иртән 5 сәгать 50 минутта бердәм 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Татарстанның Мамадыш районындагы М7 трассасының 941 нче чакрымында «Рено» машинасында бензин бетү турында хәбәр килде. Салонда өшеп утыручы дүрт хатын-кыз булуы билгеле булды», – дип әйттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Чакыру буенча килгән бишенче зона коткаручылары өшегән пассажирларны үз автомобильләренә утырткан, кайнар чәй биргән һәм якындагы кунакханәгә илтеп куйган.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машина йөртүчеләргә кышын ерак араларга барганда юлга автомобильне әзерләүгә аеруча җаваплы карарга кирәклеген искәртә. Автомобильнең барлык системасы төзеклеген тикшерергә, аптечка, көрәк һәм трос, җылы киемнәр алырга киңәш итә. Үзең белән термоста кайнар су яки чәй, шырпы һәм кесә телефоны булу хәерле.
Хәрәкәт вакытында юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлда кискен маневрлар ясамаска, кинәт тормозга басмаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз