Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт прокуратурасы Казан - Пхукет рейсын тоткарлаган өчен авиакомпаниягә штраф салды
Транспорт прокуратурасы Казан - Пхукет рейсы тоткарланган вакытта пассажирларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрен үтәмәгәне өчен авиакомпанияне штрафка тартты.
Идел буе транспорт прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2026 елның гыйнварында рейс техник төзексезлек аркасында 13 сәгатькә тоткарланган. Шуңа да карамастан, авиакомпания пассажирларны кайнар ризык белән тәэмин итмәгән һәм кунакханәгә урнаштырмаган.
Авиакомпанияне административ җаваплылыкка тартканнар һәм 20 мең сум штраф салганнар, шулай ук киләчәктә мондый закон бозуларны булдырмау буенча чаралар күрергә мәҗбүр иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз