news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспортка салым түләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Моңа кадәр Хисап палатасында транспорт салымын югары коэффициент белән исәпләүне камилләштерү кирәклеге хакында белдергәннәр иде.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Сергей Катасонов «Мәскәү» Шәһәр яңалыклары агентлыгына биргән әңгәмәсендә Россиядә транспорт салымын гамәлдән чыгаруны яклап чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий Хисап палатасының салымның әлеге төрен исәпләү процедурасын үзгәртүгә бәйле тәкъдимен шулай шәрехләде.

Аның сүзләренчә, транспорт салымын бензинга акцизлар алына башлау сәбәпле, моннан җиде ел элек үк гамәлдән чыгарырга кирәк иде.

«Салым итеп алынырга тиешле сумманы акциз рәвешендә бензинга салырга кирәк. Ягъни принцип мондый: әгәр юллар файдаланылса, машина йөри, аларны эксплуатацияләү күзлегеннән боларның барысы да бензин аша ябыла», - диде Сергей Катасонов.

Моңа кадәр Хисап палатасында транспорт салымын югары коэффициент белән исәпләүне камилләштерү кирәклеге хакында белдергәннәр иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100