news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспортка куела торган "Инвалид" билгесен бирүгә үзгәрешләр кертелә

Билге элек транспорт чарасының хуҗасына бирелсә, хәзер мөмкинлекләре чикле кешенең үзенә биреләчәк.

Транспортка куела торган "Инвалид" билгесен бирүгә үзгәрешләр кертелә
Султан Исхаков

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Хезмәт министрлыгының яңа 433Н номерлы приказы буенча “Инвалид” таныту билгесе машинага түгел, ә инвалидларның үзләренә биреләчәк. Бу аларның транспорт чараларында йөрү мөмкинлеген арттырачак. Бу хакта ТР Баш медик-социаль экспертиза бюросы җитәкчесе Ригель Низамов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат утырышында әйтте.

Аның әйтүенчә, элек билге машина йөрткән инвалидларга гына бирелә иде. Яңа приказ буенча, билгенең юридик көче инвалидны йөрткән теләсә нинди транспорт чарасына тарала. “Инвалид” таныту билгесе беренче, икенче һәм өченче группа инвалидларына, аларны озатып баручыларга һәм инвалид балаларның әти-әниләренә бирелә.

Билгене яшәү яисә теркәлү урыны буенча медицина-социаль экспертиза бюросында алырга мөмкин.

Ригель Низамов әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда якынча 15 мең инвалид яңа таныту билгесе белән тәэмин ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100