Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Транспорт йөртү таныклыгы бирү, автотранспортны теркәү һ.б. буенча дәүләт пошлинасы арта
Шул уңайдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл йөрүчеләргә мөрәҗәгать итә
(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Россия Федерациясе Салым кодексына һәм аерым закон актларына өлешчә үзгәрешләр кертү турындагы 2009 елның 27 декабрендә кабул ителгән 374 нче федераль законы белән, транспорт белән идарә итү таныклыгы бирү, автотранспортны теркәү һәм алар белән бәйле башка юридик әһәмияттәге эшләрдә дәүләт пошлиналарының яңа билгеләнешләре урнаштырыла, дип игълан итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе.
Төрле операцияләр буенча җыем ставкалары 2,5нан 10 тапкырга кадәр арттырыла. Закон исә 2010 елның 29 гыйнварыннан үз көченә керә. Шуның белән бәйле рәвештә, күп кенә автомобильчеләрнең, соңыннан артык акча чыгармас өчен, шушы көнгә кадәр әлеге мәсьәләдә кирәкле эшләрен төгәлләргә омтылу теләге тынгы бирмәскә мөмкин. Татарстан дәүләт автоинспекциясе, автомобиль хуҗаларын һәм автомобиль йөртүчеләрне пошлина салына торган гамәлләрне теркәгәндә акыл белән эш итәргә һәм республиканың ЮХИДИ подразделениеләрендә ыгы-зыгы китереп чыгармаска өнди.
Быел 29 гыйнварга кадәр түләнгәннәре ЮХИДИ подразделениеләре аша узганда шушы көннән соң да гамәлдә калачак. Бу очракта берьюлы ике мәсьәлә хәл ителә: чиратлар булмый һәм акча янга кала, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз