Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт прокуратурасы Татарстанда очу аппараты төшкәннән соң тикшерү башлады
Татарстан транспорт прокуратурасы Казанның «Дубки» бакчачылык ширкәтендә гражданлык очу аппараты төшкәннән соң тикшерү башлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствоның якынча мәгълүматлары буенча, Казан янында аэродромнан очып киткәннән соң очып китү-утыру полосасының беренче километрында пилотсыз очу аппараты төшкән.
«Транспорт прокуратурасы очышларның иминлеге турында закон таләпләрен үтәүне тикшерә, нигез булган очракта чаралар күреләчәк», – дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Алдарак Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, өйрәнү очышы вакытында очу аппараты идарәне югалта һәм «Дубки» бакчачылык ширкәтендә дача участогына төшә. Зыян күрүчеләр юк.
Казанның Совет районы администрациясендә сөйләүләренчә, фаҗига урынын чолгап алганнар, оператив хезмәтләр эшли. Янгынны сүндергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз