Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт Прокуратурасы Татарстанда җиңел моторлы самолет һәлакәте буенча тикшерү үткәрә
Транспорт прокуратурасы Татарстанда җиңел моторлы өйрәнү самолеты һәлакәткә юлыкканнан соң тикшерү үткәрә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Cessna-172 самолеты Шәмәрдән авылында шәхси торак йорт бакчасына төшкән. «Татар-информ»га билгеле булганча, самолетта инструктор һәм укучы булган. Җирдә җимерелүләр, шулай ук һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Идел буе транспорт прокуратурасында сөйләүләренчә, очышлар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше тикшерелә.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү процессы ведомство тарафыннан контрольгә алынган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз