news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт прокуратурасы Казан аэропортында пассажирларның хокуклары үтәлүне күзәтә

Идел буе транспорт прокуратурасы Россиянең дүрт авиация узелында, шул исәптән Казан аэропортында пассажирларның хокуклары үтәлүгә карата контрольне көчәйтте. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлеге чара Мәскәү аэропортларында кертелгән чикләүләргә бәйле рәвештә кабул ителгән.

Күзәтчелек ведомствосы аэропортларда мобиль кабул итү бүлмәләре оештырган һәм авиакомпанияләрнең хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтүен күзәтә. Пассажирлар хокуклары бозылган очракта +7 (910) 796-59-45 номеры аша Идел буе транспорт прокуратурасының дежур прокурорына мөрәҗәгать итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot