Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт прокуратурасы Казан аэропортында пассажирларның хокуклары үтәлешен тикшерә
Идел буе транспорт прокуратурасы Казан аэропортында рейслары пилотсыз куркыныч аркасында тоткарланган пассажирларның хокукларын үтәүне контрольдә тота.
«Хокук бозулар очрагында пассажирлар Идел буе транспорт прокуратурасының дежур прокурорына 8 910 796 59 45 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала», – дип билгеләп үтәләр ведомствода.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан аэропорты пилотсыз очкычлар аркасында чикләүләр бетерелгәннән соң эшен яңадан башлап җибәрде. Шуңа да карамастан, республикада тәүлек эчендә инде икенче тапкыр БПЛА куркыныч режимын керттеләр, ә Түбән Кама аэропорты инде самолетларны кабул итүдән һәм чыгарудан туктады. Казан аэропортын да ябу ихтималы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз