news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт прокуратурасы: Һава торышы начарлану сәбәпле, Татарстанда 10 поезд тоткарлана

Түбән Новгород, Киров өлкәләрендә, Татарстан һәм Удмуртия республикаларында кар күп яуганнан соң, катлаулы һава шартлары сәбәпле, шәһәр яны һәм пассажир поездлары хәрәкәтендә тоткарлыклар булырга мөмкин. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасында хәбәр иттеләр.

«Татарстанда 10 поезд тоткарлана. Поезд бригадалары вагоннарда уңайлы температура режимын тәэмин итә. Графиктан 4 сәгатьтән артыкка калышкан поездлар пассажирлары өстәмә туклану белән тәэмин ителгән», диелә хәбәрдә.

Күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре пассажирларның хокуклары үтәлүне контрольдә тота. Сәбәп булган очракта чаралар күреләчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot