news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт прокуратурасы аэропортларда пассажирларның хокуклары үтәлешен тикшерә

Идел буе транспорт прокуратурасы Татарстан аэропортларында тоткарланган пассажирларның хокуклары үтәлешен контрольдә тота.

Искәртәбез, Казан, Бөгелмә һәм Түбән Кама аэропортларында пилотсыз куркыныч аркасында бүген иртән самолетларны кабул итүгә һәм чыгаруга чикләүләр кертелде.

Ведомство авиакомпанияләрнең мондый очракларда законда каралган барлык хезмәтләрне пассажирларга күрсәтүен күзәтә.

Аларның хокуклары бозылганда, тоткарланган рейслардагы пассажирлар ярдәм сорап прокуратурага +7 (910) 796-59-45 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot