Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт полициясе белгечлеге бирә торган югары уку йортлары булмау үкенечле – Наил Салихов
Россия ЭЭМның транспорт өлкәсендәге эчке эшләр органнары оешуга 95 ел тула
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген Россия ЭЭМның Казан транспорт линия идарәсендә, Россия ЭЭМның транспорт өлкәсендәге эчке эшләр органнары оешуга 95 ел тулу уңаеннан, брифинг узды. Чарада идарә җитәкчесе Наил Салихов катнашты.
Россия ЭЭМның Казан транспорт линия идарәсе 2003 елның 20 октябрендә оешкан. Ул үз эченә тимер юл, һава һәм елга транспортында тәртип һәм куркынычсызлык саклау бурычларын ала. Җинаятьләрне, административ хокук бозуларны ачыклау, иҗтимагый тәртипне саклау өчен Казан транспорт линиясе идарәсе составында өч полиция линия бүлеге, ике полиция линия бүлекчәсе һәм 10 полиция линия пункты эшчәнлеге оештырылган.
Наил Салихов, идарәнең эшчәнлеген уңайлаштыру һәм нәтиҗәлерәк итү максаты белән, Универсиада алдыннан заманча техникалар кайтарылуы хакында сөйләп үтте. “Хәзерге вакытта дежур частьтә шактый көчле техника урнаштырылган. Бер төймәгә генә басып, идарәнең барлык бүлекчәләре полиция хезмәткәрләренә берьюлы мәгълүмат җибәрергә мөмкин”, - дип ассызыклады җитәкче.
Тимер юл вокзалында һәм “Казан” халыкара аэропортында видеокамералар урнаштырылган, аларның гомуми саны – 300-400 тирәсе. Моннан тыш, тимер юл пассажирларының эзләүдә булу - булмавын тикшерергә мөмкинлек бирүче техника белән дә җиһазландырылган.
“Контроль системасы шактый көчле һәм җитди. Техник яктан проблемалар юк. Яңа җиһазлар утлы корал йөртүчеләрне ачыклауда шактый зур ярдәм күрсәтә”, - диде бу уңайдан Наил Салихов.
Техник яктан бар да җитеш булса да, җитәкчене кадрлар мәсьәләсе борчый. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта идарә подразделениеләренә 5 процент кадрлар җитешми.
Шулай да, персоналларның 50-60 процентын яшьләр тәшкил итә. Н. Салихов аларның ун елдан тәҗрибәле хезмәткәрләр булып өлгерәчәген искәртте. Әмма, җитәкче фикеренчә, персоналларның һөнәри осталыгын арттыру өчен, иң беренче чиратта, транспорт полициясе белгечлеге бирә торган югары уку йортлары булдырырга кирәк.
Тимер юл транспортында хезмәт күрсәтү участогының гомуми озынлыгы 893 км, аңа 81 станция керә. Идарә хезмәткәрләре көн саен “Казан” һәм “Казан-2” станцияләреннән кузгалырга торган 30 пассажирлар поездын һәм 81 шәһәр яны поездын тикшерә.
Җәй көне балалар хәрәкәт иткән поездлар көчәйтелгән күзәтү астына алына. Бигрәк тә, ерак арага юл тоткан транспорт буларак, “Казан - Новороссийск - Казан”, “Казан - Анапа - Казан”, “Казан - Симферополь - Казан” поездларының куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән, тикшерү эшләре алып барыла.
Һава һәм елга транспортларында тәртипне контрольдә тоту буенча төп бурыч – пассажирларны, аларның шәхси милкен һәм йөген саклау. “Казан” халыкара аэропортында көн саен уртача 30 авиарейс тикшерелә, бу – 1800 пассажир дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз