news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт министрлыгы яңа юл билгеләре кертергә тәкъдим итте

Россия Транспорт министрлыгы юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр проектын әзерләде. Аерым алганда, индивидуаль мобильлек чаралары өчен яңа юл билгеләре кертергә тәкъдим итә. Бу хакта РФ Транспорт министрлыгының автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Николай Чередниченко хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Ведомство тарафыннан өч яңа юл билгесе тәкъдим ителә: «Индивидуаль мобильлек чаралары хәрәкәтен тыю зонасы», «Велосипед кичүе» һәм «Велосипед һәм җәяүлеләр кичүе».

Моннан тыш, яңа кагыйдәләр буенча, индивидуаль мобильлек чарасы белән 16 яшьтән яшьрәк булмаган, пассажирларсыз һәм аек хәлдә булган затлар гына идарә итә алачак. Алар, теләсә нинди транспорт чарасын йөртүчеләр кебек үк, полиция хезмәткәрләре таләбе буенча тукталырга һәм юл-транспорт һәлакәте вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрендә билгеләнгән гамәлләрне үтәргә тиеш булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot