Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт министрлыгы: Төбәк трассаларының 60 проценты нормативларга җавап бирергә тиеш
Татарстанда нормативларга җавап бирә торган төбәк трассалары өлеше 60 процент тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү буенча актив эш дәвам итә. Бу авария хәлләре куркынычын киметүгә юнәлдерелгән чараларның берсе.
«Безнең өчен төп программа - «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты. 2030 елга республикадагы юлларның 85 проценты норматив хәлгә җиткерелергә тиеш. Без моңа ирештек инде, уңышны саклап каласы гына калды», – дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.
Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, төбәк юлларының сыйфатын яхшыртырга кирәк. Нормативларга туры килә торган мондый трассалар өлеше 60 проценттан да ким булмаска тиеш. Хәзер Татарстанда бу күрсәткеч 52 процент тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз