Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт министрлыгы: Татарстанда елына якынча 117 автобусны яңартырга кирәк
Татарстанда «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты күрсәткечләренә ирешү өчен елына якынча 117 автобусны яңартырга кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Лилия Сафиуллина хәбәр итте.
«Федераль проект буенча 2030 елга шәһәрләрнең һәм агломерацияләрнең җәмәгать транспорты паркында кимендә 85 процент берәмлек норматив халәттә булырга тиеш. Әлеге максатчан күрсәткеч беренче тапкыр кертелде. Ул шактый югары күрсәткеч. Аңа ирешү өчен, министрлык муниципалитетларда даими рәвештә пассажирлар йөртә торган транспорт предприятиеләренең хәрәкәт составының норматив торышына анализ ясады», - дип сөйләде ул.
Хәзер республикада автобус, трамвай, троллейбус һәм метродагы поездларны да кертеп, 2,3 мең берәмлектән артык җәмәгать транспорты эшли. Алар 848 даими маршрутка хезмәт күрсәтә.
«Муниципаль маршрутларда 1360 автобус эшли. 1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, барлык автобусларның якынча 80 проценты норматив хәлдә. 2019 елдан 2024 елга кадәр республикада 461 автобус һәм 74 троллейбус яңартылган. Уртача алганда, елына якынча 107 транспорт чарасы яңартыла», - диде Сафиуллина.
Аның сүзләренә караганда, хәрәкәт итүче составның уртача хезмәт срогы ел саен арта бара, шуңа күрә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан җәмәгать транспортын яңарту буенча 2030 елга кадәр план төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз