news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт министрлыгы: Татарстан юлларында хәзерге вакытта 374 кар җыю машинасы эшли

Татарстанда хәзерге вакытта 374 кар җыю машинасы юлларны чистарта. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте. Министрлыкта шулай ук узган төндә республика юлларында 253 берәмлек техника хезмәт күрсәтте, дип билгеләп үттеләр.

«Узган тәүлектә 5223 тонна ком-тоз катнашмасы, 137 тонна тоз, 68 тонна тоз эремәсе сарыф ителде», - диделәр министрлыкта.

Шулай ук республика юлларын җыештыруда 1,1 мең махсус машина катнаша, дип искәрттеләр Татарстан халкына. Алар ярдәмендә карны җыеп кына калмыйлар, бозлавыкка каршы материаллар да сибәләр.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, (843) 291-91-91 номерына шалтыратырга була. Бу тәүлек әйләнәсе эшли торган ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы оператив хезмәте телефоны.

news_right_1
news_right_2
news_bot