news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт министрлыгы: Россия Мисыр белән авиаэлемтәләр яңаруына өметләнә

Бу хакта Россия транспорт министры урынбасары Валерий Окулов хәбәр итте, дип җиткерә "Российская газета".

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Россия Мисыр ягының Россия белгечләре киңәшләрен истә тотуына һәм Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтәләр яңаруына өметләнә. Бу хакта Россия транспорт министры урынбасары Валерий Окулов хәбәр итте, дип җиткерә "Российская газета".

"Әлеге мәсьәлә буенча Россия ягының позициясе Россия белгечләре үткәргән тикшерүдән соң, февраль аеннан бирле үзгәрмәде. Без Мисыр ягының кимчелекләрен төзәтүенә өметләнәбез һәм авиаэлемтәләр яңарачак”, – дип җиткерә Окулов сүзләрен ТАСС агентылыгы.

Шуның белән бергә, Транспорт министрлыгы вәкиле Мисыр аэропортларына Россия белгечләрен тикшерү өчен кертмәүләре турындагы алдан җиткерелгән хәбәрне шәрехләмәгән, төгәл срокларны да атамаган.

Искәртеп үтик, Россия белән Мисыр арасында очышлар 2015 елның ноябрендә "Когалымавиа" компаниясе самолеты бортында булган теракт аркасында, 230 пассажирның гомере өзелгәннән соң туктатылган иде.

Авиаэлемтәләрне яңарту турында сөйләшүләр ел ярым бара инде. Россия ягы Мисыр аэропортларында куркынычсызлык чараларын көчәйтүне таләп итә. Сүз аэропортларда безнең илгә очучы рейслар вакытында даими рәвештә Россия белгечләренең булырга тиешлеге турында бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100