Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт министрлыгы районнарда җәмәгать транспортын яхшырту өчен чаралар әзерли
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җәмәгать транспорты проблемаларын хәл итү өчен муниципалитетлар белән килешүләр төзи башлаячак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Һәр район белән юллар һәм транспорт буенча килешүләр төзиячәкбез. Эшне Түбән Камадан башлыйбыз. Җәмәгать транспорты проблемасын берничә ысул белән хәл итәргә мөмкин. Муниципалитетлар белән төрле схемаларны караячакбыз», - диде министр.
Хәнифов килешүдә шулай ук җәмәгать транспорты белән бәйле проблемаларны хәл итүнең берничә варианты күрсәтеләчәген әйтте. «Пассажирлар йөртүнең төрле дәрәҗәләрен караячакбыз. Бөтенесен дә җентекләп тикшергәч, республиканың теләсә кайсы кешесе район үзәгенә барып җитә алсын өчен, ак тапларның кайда булуын аңлаячакбыз», – дип искәртте ул.
Министр сүзләренчә, кайсыдыр муниципалитетта пассажирлар йөртү өчен автобуслар да җитә, ә кайдадыр тагын трамвайлар һәм троллейбуслар да кирәк. «Районнар төрле. Муниципалитетлар тимер юл транспортына игътибар итсен иде, электричкалардан күбрәк файдаланырга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Фәрит Хәнифов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз