news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт министрлыгы поезд маршрутындагы үзгәрешләрне хәбәр итү кагыйдәләрен үзгәртте

2026 елның сентябреннән Россиядә ерак арага йөрүче поездны гамәлдән чыгару яки аның маршрутын үзгәртү турында пассажирларга хәбәр итү кагыйдәләре үзгәрәчәк. Пассажирларга телефон яки электрон почта аша хәбәр биреләчәк. Бу хакта Транспорт министрлыгы боерыгына таянып, РИА Новости хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, билетны рәсмиләштергәндә пассажир мәгълүмат алу өчен мобиль телефон номерын яки электрон почта адресын күрсәтә. Пассажир ташучы поездны туктату, бару маршруты үзгәрү яисә хәрәкәт итүче составны алыштыру турында мәгълүматны шул телефон номеры яки почта адресына җибәрергә тиеш була.

Транспорт министрлыгы боерыгы 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot