news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт министрлыгы машина йөртүчеләр өчен квалификация имтиханы кертергә җыена

Әлеге система СССР заманында кулланылды һәм йөртүчеләрнең хезмәт хакы шуңа бәйле иде.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ"). Россия Транспорт министрлыгы машина йөртүчеләрне квалификация имтиханы тапшырырга мәҗбүр итмәкче. Аның нәтиҗәләре буенча йөртүчеләр квалификация турындагы таныклыкка ия булачак, дип яза "Известия".

Машина йөртүчеләр имтиханнан баш тарта алмаячак. Югыйсә, аларга эштән куылу яный. Квалификация турындагы таныклык машина йөртүчеләргә квалификаөияне бәяләү үзәкләрендә биреләчәк. Квалификация узмаган машина йөртүчеләрне транспорт чарасы белән идарә итүдән тыю турындагы канун проекты министрлык тарафыннан Хөкүмәткә тапшырылган инде. 

Исегезгә төшерәбез, әлеге система СССР заманында кулланылды һәм йөртүчеләрнең хезмәт хакы класска бәйле иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100