news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт министрлыгы Казан кешеләренең начар юллар турындагы шикаятьләренә җавап бирде

Казанда барлык юллар да чират тәртибендә ремонтланачак, әмма ремонт чираты бу эшләрне башкара торган оешмага бәйле.

«Төгәл чиратны әйтә алмыйбыз. Бу оешмага бәйле, һәр оешманың үз юл участогы, үз объекты, үз эш күләме. Ә инде теге яки бу юлның нинди чиратта торуын оешмада тәгаен ачыкларга кирәк», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Шул ук вакытта министрлыкта, тулаем алганда, ай дәвамында Казанда барлык юллар да эшләнергә тиеш, дип ачыклык керттеләр.

«Әгәр дә шәһәр кешесенең ниндидер конкрет мөрәҗәгате, үтенече яки соравы бар икән, ул безгә, транспорт министрлыгына (Татарстан Республикасы) килергә, анкета яки гариза калдырырга мөмкин, һәм аннары аны министр яки аның урынбасары белән очрашуга чакырачаклар. Казанлы аңа барлык сорауларны бирә һәм аларны хәл итү турында фикер алыша алачак», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Искәртик, элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр итүләренчә, казанлылар 2нче балалар поликлиникасыннан ерак түгел Шмидт урамындагы сыйфатсыз юлларга зарлана. Җирле халык сүзләренчә, медучреждение янындагы юл өслегенең сыйфаты начар, шул ук вакытта юлчылар участокларны берничә көн ремонтлый. «Татар-информ» журналисты соңрак әлеге участокта юлда чыннан да чокырлар булуына инанды. Өстәвенә, тигезсезлек аркасында юлда күпсанлы күлләвекләр барлыкка килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100