news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисырга очышлар турында указ проекты әзерли

Икенче елга Хургада һәм Шарм эль Шейхка очышларны яңарту турында сөйләшүләр алып барылачак.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Россия Транспорт министрлыгы ел ахырына кадәр Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңарту турында президент указы проектын әзерләп хөкүмәткә җибәрү турында планлаштыра. Бу хакта ведомство башлыгы Максим Соколов җиткерә, дип яза “Российская газета”.

Икенче елга Хургада һәм Шарм эль Шейхка очышларны яңарту турында сөйләшүләр алып барылачак.

Искәртеп үтик, шундый килешү кичә Россиягә Мисыр делегациясенең эшлекле сәфәре барышында мөмкин булды.

Россия һәм Мисыр транспорт хакимияте Россия һәм Мисыр хөкүмәтләре арасында гражданлык авиациясе куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хезмәттәшлек турында протоколны имзалады.

Мисыр Гарәп Республикасы делегациясе башлыгы, Мисыр гражданлык авиациясе министры Шәриф Фәхти сөйләшүләрнең апрельдә үтәчәген җиткергән. Әмма Россия ягы алдан Хургада һәм Шарм эль Шейх аэропортларында куркынычсызлык тәэмин ителү өлкәсендә тикшерү үткәрергә ниятли.

Россия Транспорт министрлыгында җиткерүләренчә, Указга үзгәрешләр кертелгәч, Россия һәм Мисыр (Мәскәү – Каһирә) авиаэлемтәләрен яңартуда юридик каршылыклар булмаячагын белдерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100