news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт министрлыгы балалы гаиләләр өчен такси хезмәте бәясен киметергә ниятли

Россия Транспорт министрлыгы балалы гаиләләрнең таксида йөрү мөмкинлеген арттыру өстендә эш алып бара, аерым алганда, законнарга тиешле үзгәрешләр эшләнгән. Шулай ук бу максатлар өчен «Яндекс» белән бергә юл картасы булдырыла, дип хәбәр иткәннәр РИА Новости агентлыгына министрлыкта.

«Транспорт министрлыгы такси турындагы канунга балалы пассажирлар йөртүгә тарифлар формалаштыру үзенчәлекләрен күздә тоткан үзгәрешләр кертү өстендә эшли», - диелә хәбәрдә.

Шулай ук ведомствода билгеләп үтүләренчә, «Яндекс Такси» белән берлектә юл картасын эшлиләр, аның максаты балалы пассажирлар, шул исәптән күп балалы гаиләләр өчен таксида йөртү мөмкинлеген арттыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot