news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт министрлыгы автотранспорт предприятиеләре арасында конкурс игълан итте

Конкурска заявкалар агымдагы елның 15 мартына кадәр кабул ителә

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутларда муниципаль автобусларда хезмәт күрсәтүгә өстәмә конкурс игълан итте. Бәйге яңа һәм элек конкурс уздырылмаган 31 маршрут буенча үткәрелә.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, конкурс процедурасы пассажирлар ташуның иминлеген күтәрүгә, транспортта дисциплинаны арттыруга, пассжирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Министрлык боерыгы белән конкурс комиссиясенең составы һәм кирәкле документлар расланган.

Конкурска заявкалар агымдагы елның 15 мартына кадәр кабул ителә. Аңа Татарстандагы автопредприятиеләр чакырыла. Конкурста катнашу өчен предприятиеләр берничә мөһим таләпне үтәргә тиеш. Алар - бухгалтерлык һәм салым хисабы таләпләрен үтәү, йөртүчеләренең пассажирлар ташуга хокук бирүче категориясе һәм ким дигәндә 5 еллык йөртү эш стажы булу, предприятиенең автопаркында кимендә 18 пассажир урынына исәпләнгән, еллык техник күзәтү узган ким дигәндә 3 автобус булу, аларның гамәлдәге транспорт чаралары мониторинг системасына тоташуы һ.б.

news_right_1
news_right_2
news_bot