news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт министрлыгы: 2050 елга Россиядә транспортның яртысы пилотсыз булачак

Россия Транспорт министрлыгы пилотсыз автомобильләр турындагы закон проектын әзерләде, ул аларны юлларга кертү шартларын билгеләячәк. Министрлыкта 2050 елга илдә пилотсыз транспорт өлеше 50 процентка җитәчәк дип өметләнәләр. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Документта закон Россия Федерациясе автомобиль юлларында һәм трамвай юлларында югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләүне хокукый җайга салу нигезләрен билгели дип күрсәтелә.

Закон, әгәр аны кабул итсәләр, 2027 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк.

Октябрьдә вице-премьер Виталий Савельев Транспорт министрлыгына пилотсыз автомобильләр хәрәкәте турында закон проектын эшләргә һәм аны 2026 елның беренче кварталында Хөкүмәт каравына кертергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot