Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Татарстан халкын Тимер юлчылар көне белән котлады
Министр тимер юлчыларга бәхет, иминлек һәм юллар кебек "тимер" сәламәтлек теләде.
(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанныңтранспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республика халкын 6 августта билгеләп үтелә торган Тимер юлчылар көне белән котлады.
«Хөрмәтле тимер юл өлкәсендә эшләүче хезмәткәрәр һәм ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез – Тимер юлчылар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас тәбрикләү сүзләрен кабул итегез! Бүген тимер юл челтәре Татарстанны Россиянең барлык төбәкләре белән тоташтыра торган республика транспорт инфраструктурасының төп өлеше булып тора», – диелә хәбәрдә.
«Татарстан буенча тимер юллар аша ел саен 15 миллион тоннадан артык йөк ташыла. Әлеге күрсәткечне арттырырга да теләк бар. Бу Кама кластеры үсеше белән бәйле булачак. Хәзер республика территориясендә 113 электричка маршруты хәрәкәт итә. Ел саен шәһәр яны поездларыннан 6 миллионнан артык пасажир куллана», – дип белдерә Ленар Сафин.
Шулай ук министр Татарстан белән Россия арасындагы үзара файдалы мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен дә атый. Әлеге хезмәттәшлек нәтиҗәсендә яңа юллар төзергә һәм булган тимер юлларны «Салават Күпере» торак комплексыннан «Восстание-Пассажирская» станциясенә кадәр реконструкцияләргә мөмкинлек туган.
«Чын йөрәктән сезгә һәм сезнең якыннарыгызга бәхет, тынычлык, иминлек һәм сезнең юллар кебек "тимер" сәламәтлек телим!», – диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз