Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ай башыннан бирле 77гә җиткән
Татарстанның Питрәч, Тукай районнары турысында тагын 3 кеше һәлак булган
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Кичә көндез Казан – Шәмәрдән юлының 52 нче чакрымында (Питрәч районы турысы) «ВАЗ-2109» машинасы белән автомобиль йөртергә хокукы алынган килеш идарә иткән 1984 елгы зат тизлеген хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек сайлый алмаган һәм, каршы як юнәлеш рәтенә чыгып, «КамАЗ» белән бәрелгән. Җиңел машинадагы әлеге кеше белән аның пассажиры булган хатын-кыз һәлакәт урынында җан биргән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлегеннән алынган тагын бер хәбәрдә әйтелгәнчә, шул ук көнне кич Мәскәү - Уфа юлының 1062 нче чакрымында (Тукай районы турысы) «ВАЗ-2109» автомобиле белән идарә итүче 1987 елгы зат җәяүлене таптаткан. Алдан чыгарылган нәтиҗәләр буенча, җәяүле, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, әлеге машина белән бер үк юнәлештә юл читеннән атлаган. Җәрәхәтләреннән җәяүле үлгән.
Октябрь башыннан бирле Татарстан юлларында транспорт катнашында булган 582 һәлакәт 77 кешенең гомерен өзгән, 672сенең тәне имгәнгән-җәрәхәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз