news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт комплексы белән кризиска каршы идарә итү мәсьәләләре каралды

Универсиада белән бәйле эшләр, продуктлар, хезмәтләр – барысы да электрон сәүдә аша башкарылачак, анда катнашасыгыз килә икән, электрон мәйданчык аша эш йөртергә тиешсез – ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы шул хакта кисәтү алды

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең 35 нче киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Министр Геннадий Емельянов рәислегендә «Транспорт комплексы белән кризиска каршы идарә итү» темасына барган әлеге чарада ТР икътисад министры урынбасары Рашат Фәттахов Татарстанның кризиска каршы стратегиясе хакында доклад белән чыкты. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Тыгин транспорт тармагында кризиска каршы чараларны яктыртты һәм быел 8 айдагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды.

Гомумән, кризиска каршы каралган чараларны гамәлгә ашыру, хаталарны һәм уңай тәҗрибәне исәпкә алып төзәтмәләр кертүне, тармакның кризистан соңгы үсеше буенча юнәлеш билгеләүне күздә тотып оештырылган коллегия утырышында министр урынбасары Азат Галиәхмәтов «Татарстан Республикасының транспорт картасы» проектын тормышка ашыруны, транспортчылар өчен ул кризиска каршы нәтиҗәле чара булды, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, транспорт карталарын гамәлгә керткәч, автопредприятиеләрнең кереме уртача 15-18 процентка арткан, пассажирны урынына илтү вакыты 10 процентка кыскарган һ.б. уңай якка үзгәрешләр күзәтелгән. Шуңа күрә транспорт хезмәтеннән файдаланганда әйләнештән «тере» акчаны кысрыклап чыгару отышлы санала. Якын киләчәктә шәһәр шартларында шәхси транспортка караганда җәмәгать транспортын куллануга ихтыяҗ тудыру зарур, нәтиҗәдә, халыкның 50 проценты, ә юридик затларның 75 проценты андый карталардан файдаланачак, дип фаразлады А.Галиәхмәтов.

Утырышта «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе» эш бирүчеләр региональ берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев ТРда электрон товар-мәгълүмат системасын (ЭТИС), андагы алу-сату һәм бәя билгеләү кебек гамәлләр үтә күренмәле булганлыктан, дәүләт заказын урнаштыруда кризиска каршы күрелгән чараның бер өлеше буларак билгеләп, әлеге система аша үткәрү өчен бүген 12 мең исемдә продукт куелган, юл хуҗалыгыннан анда бернәрсә дә юк, дип белдерде. «Универсиада белән бәйле эшләр, продуктлар,  хезмәтләр – барысы да электрон сәүдә аша башкарылачак, анда катнашасыгыз килә икән, димәк, электрон мәйданчык аша эш йөртергә тиешсез», - дип кисәтте. Министр Геннадий Емельянов исә тиз арада бу җитешсезлекне бетерергә йөкләмә бирде.

Шулай ук ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев, республикада конкурентлык дигән нәрсә юк, базар исә килешеп бәя куюга көйләнгән, дип белдерде. «Көндәшлекне дәүләт барлыкка китерергә тиеш, ә министрлык – тармакның мие ул. Димәк, һәркайсы үз тармагында  көндәшекне алар булдырырга бурычлы. Минем моннан 40 ел элек, 1 чакрым асфальт юл ничә сумга төшә, дигән соравыма ул чакта да җавап бирүче булмады, әле дә булса төгәл җавап юк. Акчаны санамыйбыз дигән сүз бу», - дигән нәтиҗә чыгарды.  Ә инде транспорт хезмәте күрсәтүдә көндәшлек мәсьәләсендә министр республика транспорт паркының 75 проценттан да артыгы тузганлыгын, шуңа күрә мөмкинлекләрдән чыгып эш йөртергә мәҗбүр булуларын искәртте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100