news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт картасына акча салу өчен, Казанда яшәүчеләргә паспорт кирәк булмаячак

2020 елның 2 августыннан Россиянең 60 шәһәрендә илкүләм түләү системасы турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керә.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Казанда, Россиянең 60 шәһәреннән аермалы буларак, транспорт картасына акча салганда, паспорт таләп итмәячәкләр. 2020 елның 2 августыннан илкүләм түләү системасы турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керәчәк. Бу хакта «Транспорт картасы» АҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге яңалык Казанда транспорт карталарына кагылмаячак», — диде «Транспорт картасы» АҖ генераль директоры Денис Эйдлин.

Транспорт картасы электрон түләү чарасы түгел, ә электрон юл йөрү билеты булып тора. Ул пассажирларның Казанда сайланган тариф планы кысаларында транспорт чараларында йөрүен исәпкә алу мәгълүматларын эшкәртү өчен генә кулланыла.

Димәк, транспорт картасы 2011 елның 27 июнендә кабул ителгән «Илкүләм түләү системасы турында»гы Федераль законга туры килми, дип аңлаттылар «Транспорт картасы» җәмгыятендә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Россиядә электрон акча янчыкларын аноним рәвештә тулыландыруны тыярга планлаштырулары хакында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot