news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт йөртү таныклыгы булмаган кызга квадроцикл биреп торган эшмәкәр хөкем ителәчәк

Тикшерүчеләр фикеренчә, агымдагы елның июнь аенда 33 яшьлек эшмәкәр Татарстанның Югары Ослан районы Яр буе Морквашы авылында мототехника биреп тору пункты оештырган. Ул берничә квадроцикл, мотоцикл һәм пит-байклар сатып алган. Шул ук вакытта техника исәпкә куелмаган һәм аларның кирәкле документлары булмаган.

Моннан тыш, эшмәкәр интернетта прокат пункты рекламасын урнаштырган һәм клиентлар өчен машина йөртү таныклыгы мәҗбүри булмавын белдергән.

Июль аенда 21 яшьлек кыз тиешле күнекмәләрсез арендага квадроцикл алган. Тауга менгәндә, ул идарәне югалта һәм квадроцикл аның өстенә ава. Кызның умыртка сөяге сынган.

Эшмәкәргә карата куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәткәне өчен җинаять эше кузгатылган. Ир-ат җинаятькә катнашы барлыгын тулысынча таныган. Эшнең материалларын судка җибәрделәр, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

news_right_1
news_right_2
news_bot