news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирә

Иртәгә, 21 августта, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов туры эфирда чыгыш ясаячак һәм социаль челтәрләрдән файдаланучыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Аның чыгышы республиканың юл-транспорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендәге казанышларына һәм планнарына багышланачак.

Туры эфир 11:00 сәгатьтә башлана. Трансляцияне сылтама аша «ВКонтакте» социаль челтәрендә карарга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot