news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Транспорт чараларының электрон паспортлары кайчан гамәлгә керәчәге билгеле булды

Бу документ кәгазь паспорттан күпсанлы мәгълүмат тупланган булуы белән аерыла.

Транспорт чараларының электрон паспортлары кайчан гамәлгә керәчәге билгеле булды
архив

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Агымдагы елның ноябрендә транспорт чараларының электрон паспортлары гамәлгә керәчәк. Бу хакта, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов сүзләренә нигезләнеп, «Известия» яза.

«Бу эшкә бер ел гына әзерләнмибез. Транспорт чараларының электрон паспортларга күчүе 2019 елның ноябрендә башланачак», — дигән ул.

Транспорт чараларының электрон паспорты Россия икътисадын цифрлаштыру кысаларында кәгазь документларны алмаштырачак. Бу документ кәгазь паспорттан күпсанлы мәгълүмат тупланган булуы белән аерыла.

Транспорт паспортында милекче турындагы мәгълүматтан тыш сертификация, юл транспорт һәлакәте саны һәм алар турында мәгълүмат, КАСКО һәм ОСАГО полислары, техник хезмәт күрсәтелү, күпме юл үтүе һәм конструкция үзгәрешләре турында мәгълүмат булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot