news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Транспорт чаралары йөрешенә вакытлыча чикләүләр кертелә
Татарстан юлларының күбесе өчен транспорт чараларының һәр күчәргә басымы 5 тоннадан артмаска тиеш, дөрес, искәрмәләр дә бар
Скопировать ссылку
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Язын җир бүрткән чорда машина юлларының тотрыклылыгы кими. Шуңа бәйле рәвештә, юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итәр өчен, “Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында”гы 2007 елның 8 ноябрендә кабул ителгән Федераль законның 30 нчы маддәсе нигезендә, транспорт чаралары йөрешенә вакытлыча чикләүләр кертелә, Татарстанда ул 15 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә була.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсеннән алынган белешмә буенча, Татарстан юлларының күбесе өчен транспорт чараларының һәр күчәргә басымы 5 тоннадан артмаска тиеш дип норматив актлар кабул ителгән. Дөрес, искәрмәләр дә бар: әйтик, “Чаллы – Зәй – Әлмәт” юлының беренче 11 чакрымына кадәр, алга таба шушы юлдан Түбән Кама шәһәренә кадәр, Саескан тавы янында Кама елгасы аша салынган күпер буйлап кичүдә һәм Чаллы ГЭСы корылмалары аша чыгу урыннарында күчәр басымы 6 тоннадан алып 8 тоннага кадәр булырга мөмкин. Шуларга туры китереп, автомобиль юлларында “Күчәргә төшкән басымның чикләнеше”/”Ограничение нагрузки на ось” дигәнне аңлатка юл билгеләре куела. Әлеге чикләүләр кагылмый торган автомобильләр исемлеге норматив актларда аерып күрсәтелгән, моңа автобуслар, терлек азыгы, почта ташый торган һ.б. кайбер транспорт керә.
Вакытлыча кертелгән чикләүләр вакытында күчәргә төшкән басым нормативтан арткан автотранспорт чаралары федераль законда авыр үлчәүле санала. Андый транспортка, юл йөрү өчен, законда махсус рөхсәт язуы бирелү каралган. Рөхсәт язуы алган вакытта исә андый авыр транспорт чаралары юлларга зыян салганга алдан, ягъни компенсация түләп кую шарты куела. Рөхсәт документлары исә “Юл хәрәкәте иминлеге” республика дәүләт учреждениесендә бирелә, болар хакында түбәндәге телефоннар буенча белешергә була: Казан – тел.: 533-37-82, Чаллы – тел.: 77-09-17, Әлмәт – тел.: 32-02-51, Нурлат – тел.: 2-93-26.
Вакытлыча чикләү чорындагы нормативтан арткан авырлыктагы транспорт чараларының рөхсәт документлары булмаса, административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 12.21.1 маддәсендә каралганча, транспорт белән идарә итү хокукын тартып алуга кадәр административ җаваплылык гамәлдә, юридик затларга карата - 500 мең сумга кадәр штраф. Шул ук вакытта, законда транспорт чарасын тоткарлау да каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2