news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Транснефть-Прикамье» киңәшчесе Балабанов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры Александр Меджитов белән очрашу уздырды. Анда шулай ук «Транснефть – Прикамье» АҖ генераль директоры киңәшчесе Олег Балабанов катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Меджитов 2026 елның 1 октябрендә «Транснефть – Прикамье» генераль директоры итеп билгеләнде. «Транснефть» системасында ул 20 елдан артык эшли, элегрәк Удмуртия район нефть үткәргеч идарәсе башлыгы вазифасын башкарган.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Олег Балабановка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Бүләк күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм нефть сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot