Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Траншеяга җир убылып төшү нәтиҗәсендә бер эшче һәм кечкенә малай һәлак булган
Казанның Идел буе районы прокуратурасы төзелеш эшләре барышында балигъ булмаган баланың үлеме буенча җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-Информ, Гөлнар Гарифуллина). 2021 елның 4 ноябрендә иртәнге 9 сәгать 30 минутта Комлы Кавал авылындагы объектта траншея казыганда, өч метр тирәнлектәге траншеяга җир убылып төшү нәтиҗәсендә, бер эшче һәм объектка әтисе янына килгән балигъ булмаган малай һәлак булган.
Казанның Идел буе районы прокуратурасы төзелеш эшләре барышында балигъ булмаган баланың үлеме буенча җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте.
Фаҗига урынына Идел буе районы прокуроры урынбасары вазифаларын башкаручы Алия Сәетгәрәева барган. Башлангыч тикшерү үткәрелә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Җинаять эшен тикшерү прокуратура контролендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз