news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трамвайлар яңа юлдан йөрер

Декабрьдә трамвай линиясен көйләү эшләре башланырга тиеш

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев яңа трамвай юлы төзелеше белән танышты. Рәис Беляев урамыннан Яр Чаллы проспекты буенча беренче трамвай 25 декабрьдә узачак.

“Главтатдортранс” предприятиесе “ДИАС” башкарган эшләрне даими рәвештә контрольдә тота. Декабрьнең 20сендә трамвай линиясен көйләү эшләре башланырга тиеш. Тукталышларга павильоннар куела, рельсларга чуер таш салына, ә юл аша чыгу урыннарына асфальт җәелә.

Бүген әлеге төзелешнең 5 участогында эшләр бара. Биредә 370 млн сумлык эш башкарылган инде. Калган акча подстанция төзү һәм кабель сузуга тотылачак. Бер подстанция дистанцион рәвештә эшләячәк, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot