news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трамвай 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән

Трамвай 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән

(Казан, 4 октябрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). Трамвай йөртүче борылышта саксызлыгы аркасында бер ханымны бәрдергән. Бу һәлакәт кичә 17.00дә Казанның Ямашев проспекты һәм Короленко урамнары кисешкән урында теркәлгән. Әлеге юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 65 яшьлек хатын-кыз алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән.

Узган тәүлектә Казанда барлыгы 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләр нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган, 12се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләр арасында 1бала да бар. 1 машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качып киткән, тагын берсе юл-транспорт һәлакәте вакытында исерек булган. Узган тәүлектә барлыгы 715 машина йөртүче һәм 114 җәяүле юл кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. 14 машина йөртүче транспорт чараларында исерек хәлдә тотылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100