news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан спортчысы Олимпиадада көмеш медаль яулады

Бу дисциплинада Россия 54 елга беренче тапкыр Олимпия медаленә ия булды.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекинда узган Олимпиадада көмеш медаль алды.

Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия җыелма командасы Пекиндагы кышкы Олимпиаданың катнаш команда ярышларында көмеш медальләр яулады.

Алтынны — Словения, бронза медальне Канада спортчылары алды. Россия командасы составында — Ирина Аввакумова, Ирма Махиня, Евгений Климов һәм Лениногорск егете Данил Садриев.

Исегезгә төшерәбез, Россия Олимпия җыелма командасы составына Татарстанның тугыз вәкиле керде.

Трамплиннан чаңгыда сикерү. Катнаш команда турниры:

1. Словения — 1001,5.

2. Россия — 890,3.

3. Канада — 844,6.

Бу дисциплинада Россия 54 елга беренче тапкыр Олимпия медален яулады. Искәртеп узабыз, Татарстаннан тагын бер кыз — фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Россия җыелма командасы составында узган команда турнирында Олимпиаданың алтын медален алды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100