news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трамп Зеленскийны Украина мәсьәләсе турында сөйләшергә чакырды

АКШ президенты Дональд Трамп Владимир Зеленскийга Украина бәйсезлеге көне уңаеннан юллама җибәргән. Ул анда Вашингтон низагны дипломатик юл белән җайга салу өчен чыгыш ясавын ассызыклаган. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Трамп сүзләренчә, сөйләшүләр ныклы һәм озак вакытлы тынычлыкка китерергә тиеш.

Зеленский Америка лидерының юлламасын Х социаль челтәрендәге битендә урнаштырган һәм уртак тырышлык белән низагны тәмамлап булачагына өмет белдергән. Әмма элегрәк бәйрәм уңаеннан видеомөрәҗәгатендә ул Украина низагны тыныч юл белән җайга салу мәсьәләләрендә компромиссларга барырга җыенмый, дип белдергән иде.

Украинаның элеккеге премьер-министры Николай Азаров билгеләп үткәнчә, Зеленскийның мондый сүзләре ике төрле позицияне чагылдыра. Аның фикеренчә, Украина Президенты Трампка ачыктан каршы килмәскә тырыша, шуңа күрә кискен белдерүләр ясау һәм бердәм гамәлләргә әзерлеген күрсәтү арасында баланс тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot