news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трамп Зеленский белән 17 октябрьдә очрашачагын раслады

АКШ президенты Дональд Трамп 17 октябрьдә Украина башлыгы Владимир Зеленский белән Ак Йортта очрашырга җыенуын раслады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Журналистларның тиешле соравына җавап итеп, Ак йорт башлыгы очрашуның булачагына ышаныч белдерде.

Очрашу мөмкинлеге һәм Зеленскийның рәсми чакыру алуы турында элегрәк Америка һәм Европа басмалары хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot