Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Трамп Украинага хәрби ярдәм күрсәтүне туктатты
Кушма Штатлар Украина җитәкчелеге АКШ президенты Дональд Трампка тынычлык яклы булуын күрсәткәнчегә кадәр бу илгә хәрби ярдәм күрсәтүне туктатты. Бу хакта Bloomberg агентлыгы һәм Fox News телеканалы хәбәр итте.
Bloomberg бу хакта Пентагонның югары дәрәҗәле аноним хезмәткәренә сылтама белән язды. Аның мәгълүматларына караганда, ярдәм күрсәтүне туктату турындагы күрсәтмә әлегә Украинага китереп өлгермәгән барлык коралларга, шул исәптән самолет һәм корабльләрдә юлда булган яки Польша территориясендә транспортлауны көткән коралларга кагыла.
Fox News, үз чиратында, Ак йортның югары дәрәҗәле вәкиленә сылтама белән яза. «Кушма Штатлар <...> президент Трамп Украина намуслы тыныч сөйләшүләр яклы булуны билгеләгәнчегә кадәр бу илгә барлык төрле хәрби ярдәм күрсәтүне туктата», - диде алып баручы (РИА Новости цитатасы).
Соңрак Ак йортның югары дәрәҗәле аноним вәкиле Reuters агентлыгына Киевка хәрби ярдәм күрсәтү туктатылуны раслады.
«Президент Трамп тынычлык яклы булуын ачык белдерде. Безгә партнерларыбыз да шул ук максат яклы булу кирәк. Без күрсәткән ярдәм әлеге максатка ярдәм итүенә инану өчен, ярдәм итүне туктатып торабыз һәм аны яңадан карыйбыз», – дип белдерде түрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз