news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трамп Украинадагы низагны хәл итү өчен Путин белән очрашуны көтүен әйтте

Кушма Штатларның сайлап куелган Президенты Дональд Трамп Украинадагы кораллы низагны тәмамлау өчен Россия лидеры Владимир Путин белән очрашуны көтәчәген әйтте. TurningPoint»s AmericaFest фестивалендә ул шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Президент Путин минем белән ничек булса да тизрәк очрашырга теләвен әйтте. Без моны көтәчәкбез, без бу сугышка нокта куярга тиеш», - диде АКШның сайлап куелган Президенты Аризона штатында TurningPoint»s AmericaFest фестивалендә чыгыш ясаганда.

Шул ук вакытта, Трамп Украинадагы низагны «коточкыч» дип белдерде һәм әгәр дә Штатларны гамәлдәге дәүләт башлыгы Джо Байден урынына җитәкләгән булса, кораллы бәрелеш башланмас иде дигән ышаныч белдерде.

АКШ Президенты шулай ук сайлау алды кампаниясе вакытында бирелгән, шул исәптән чит ил сәясәтенә кагылышлы вәгъдәләрен дә үтәячәген әйтте.

РФ Президенты Владимир Путин 19 декабрьдәге туры элемтә вакытында Дональд Трамп белән очрашуга әзер булуын белдерде. «Мин моңа теләсә кайсы вакытта әзер. Әгәр ул теләсә, очрашуга әзер булачакмын», - дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot