news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трамп Украинадагы конфликтның 2029 елга кадәр тәмамлануын фаразлады

АКШ президенты Дональд Трамп Украинадагы конфликтны 2029 елда үзенең президент срогы беткәнче тәмамлау мөмкин дип санавын белдерде. Бу хакта ул Fox News телеканалына биргән интервьюсында әйтте.

Үз вәкаләтләре тәмамланганчы Украина кризисын җайга салырга исәп тотамы дигән сорауга Трамп: «Әйе, дип уйлыйм», – дип җавап бирде.

«Мин ул иртәрәк тәмамланыр дип уйлаган идем. Мин [аны җайга салу] җиңелрәк булыр дип уйлаган идем, чөнки мин ике лидер белән дә сөйләшәм», – дип өстәде Трамп.

news_right_1
news_right_2
news_bot