news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трамп Украина һәм Россиянең территорияләр белән алмашу ихтималы турында әйтте

Америка Кушма Штатлары Президенты Дональд Трамп Украинадагы конфликтны җайга салу кысаларында территорияләрне алмашу яки кире кайтару ихтималы турында әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Сез өч ел ярым көрәшә торган территорияләргә карагыз… Без кайберләрен кире кайтаруны, кайберләрен алмашуны карыйбыз. Бу катлаулы. Бер өлеше кайтачак, бер өлеше үзгәрәчәк, территорияләр алмашыначак», - диде Америка лидеры.

Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләне 10 августта яки соңрак күтәрәчәкләр. Трамп шулай ук ассызыклаганча, территорияләрне алмашу һәм кайтару мөмкинлеге ике илгә дә файда китерәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot