news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трамп Украина буенча сөйләшүләр барышын уңай бәяләде

Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп Украинада кораллы каршылыкны туктату буенча сөйләшүләр барышын уңай бәяләде. Бу хакта The Hill басмасы хәбәр итә.

«Конфликт якларына йә эшкә керешергә, йә «авыз ябарга» кирәк булган мизгел килеп җитә. Карарбыз, нәрсә булыр, тик мин барысы да яхшы бара дип уйлыйм», - дип белдерде Америка лидеры журналистларга.

Трамп шулай ук «шактый тиздән» Украина конфликтын җайга салу процессы турында яңалыклар барлыкка килергә мөмкин, дип кинаяләп әйтте.

Элегрәк, 11 апрельдә, Санкт-Петербургта АКШ Президентының Якын Көнчыгыш буенча махсус вәкиле Стивен Уиткофф һәм Россия Президенты Владимир Путин сөйләшүләре узды.

Моңа кадәр Дональд Трамп Россия җитәкчелеген Украинадагы кораллы каршылыкны туктату өчен эш итәргә чакырды. Соңрак ул Джо Байден тарафыннан Россиягә каршы кертелгән санкцияләрне бер елга озайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100