news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трамп Россия Украинадагы низагны туктатуга риза булыр дип өметләнә

АКШ президенты Дональд Трамп Россия Украинадагы низагны кичекмәстән төгәлләү турындагы тәкъдимгә ризалык белән җавап бирәчәк һәм бу басымсыз булачак, дигән өмет белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Басым кирәк булмас, дип ышанам. Без моны Россия белән эшли алабыз», — дип җавап бирде ул низагны җайга салу контекстында Вашингтонның Мәскәүгә басым ясау рычагы бармы дигән сорауга.

Америка Президенты сүзләренчә, Кушма Штатларның Россиягә финанс басымы ясау рычагы бар. Шул ук вакытта ул бу рычагны куллану Украинада тынычлыкка ирешү максатына каршы килер иде, дип билгеләп үтте.

Кичә Дональд Трамп агымдагы атнада Владимир Путин белән сөйләшергә ниятләвен белдерде. Ул шулай ук Россия Президентының махсус операцияне төгәлләргә ризалык белдерүе Украинадагы низагны тәмамлауда 75 процент уңыш булачак, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100