Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Трамп: Россия һәм Украина энергетика объектларына һөҗүмнәрне туктатырга ризалашты
Украина Россиянең энергетика объектларына һөҗүм итмәскә ризалашты. Россия дә Украинаның энергетика объектларына һөҗүмнәрне туктатырга риза. Бу хакта Кушма Штатлар Президенты Дональд Трамп белдерде.
«Украина Россиянең энергетика объектларына һөҗүм итмәскә ризалашты. Россия дә Украинаның энергетика объектларына һөҗүмнәрне туктатырга риза» – дип язган Америка лидеры үзенең Truth Social социаль челтәрендә.
Шул ук вакытта Трамп хәзерге вакытта дөньяда дизель ягулыгына бәяләр артуны Иранның Һөрмез бугазын блокадалавы белән түгел, ә Россия һәм Украина арасындагы кораллы каршылык белән бәйләде.
АКШ Президенты Украина лидеры Владимир Зеленскийны Россиядәге дизель ягулыгы җитештерү объектларына һөҗүм итмәскә чакырды (аның чыгышын Fox News телеканалы трансляцияләде).
«<...> без Зеленский әфәнде белән бу хакта сөйләштек. Башка максатлар да бик күп. Дизель ягулыгына һөҗүм итмәгез, чөнки бу бөтен дөньяга зыян китерә», – дип ассызыклады Трамп.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз