Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Трамп Путин һәм Зеленский белән очрашачагын әйтте
Кушма Штатлар Президенты Дональд Трамп үзенең Россия һәм Украина коллегалары – Владимир Путин һәм Владимир Зеленский белән очраша алачагына ышаныч белдерде. Бу хакта Американың The Washington Post газетасы яза.
«Бу булачак. Әмма бу өч ай элек үк булырга тиеш иде инде. Булачак», – дигән Трамп Шотландиягә сәфәре алдыннан журналистлар белән очрашуда.
Шул ук вакытта АКШ Президенты Америка ягына Россиягә каршы «икенчел санкцияләр кертергә туры киләчәк» дип әйткән. 14 июльдә вазгыятьне яхшырту өчен бирелгән 50 көн тәмамланганчы үк Штатлар бу адымга барырга мөмкин, диде сәясәтче.
Ул вакытта Трамп, Украинадагы конфликтны җайга салу турында килешү якынча 50 көн эчендә булмаса, Россиягә һәм аның сәүдә партнерларына икенчел санкцияләр кертү белән янаган иде. 100 процент күләмендә сәүдә пошлиналары турында сүз бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз